«Матурлык. Бүген нәрсә киябез?» темасы өстендә эш .
17.03.2022
Дәрес барышы
1. Оештыру моменты. Дәрескә уңай халәт тудыру.
Исәнмесез, укучылар!
Хәерле көннәр сезгә!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә.
- Кәефләрегез ничек укучылар? (Яхшы, бик әйбәт һ.б.)
- Әйдәгез алайса бер-беребезгә елмаеп, яхшы кәеф телик һәм татар теле дәресен башлыйк!
Урыннарга утырдык укучылар.
- Укучылар, әйдәгез без сезнең белән экранга карап китик әле. (видео)
- Бүгенге дәресебезнең темасы ничек дип уйлыйсыз укучылар? (Дәреснең темасы: Бүген нәрсә киябез?- дип аталачак).
- Дөрес укучылар.
- Шулай итеп, бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез укучылар?
( Матурлык турында, киемнәр турында). Бик яхшы укучылар.
Димәк, бүгенге дәресебезнең максаты нинди дип уйлысыз? ( Киемнәр темасына караган яңа сүзләрне өйрәнү, истә калдыру, аралашу осталыгын арттыру, матур киенү серләренә төшенү).
-Укучылар, ә сез нинди матурлыкны беләсез? Слайдларга карап китәбез, рәсемнәр сезгә ярдәмгә килер. (рәсемнәр) (Укучыларның җаваплары) (Матурлык ике төрле була. Эчке һәм тышкы матурлык)
- Бик дөрес, укучылар матурлык ике төрле була ала, тышкы матурлык һәм эчке матурлык. Без сезнең белән бүген нинди матурлык турында сөйләшербез икән? (Ответы детей-Тышкы матурлык турында сөйләшәчәкбез). (Есть внутренняя красота и внешняя. Мы будем сегодня говорить с вами о внешней красоте. А что относится к внешней красоте?) . (Ответы детей)
- Укучылар , ә сез нәрсә кияргә яратасыз? Нинди сыйфатына карап, киемне сайлап киясез? ( Уңайлы, җайлы, иркен, заманча, спорт стиле).
- Яхшы укучылар. Әйе, кием уңайлы, җайлы, иркен, кешенең үзенә килешә торган булырга тиеш.
- Рәсемнәргә карыйбыз һәм бу киемнәрне кайчан киябез икәнне әйтәбез. (Кышкы кием, җәйге кием, язгы кием, көзге кием, мәктәп формасы, спорт формасы).
- Димәк,кая булуыбызга карап, киемне дә төрлене киябез. Беренче төркем җавап бирә - Мәктәпкә ничек киенәбез? (Мәктәп формасыннан), икенче төркем җавап бирә- физкультура дәресенә ничек киенәбез?( спорт киеме киябез). Өченче төркем җавап бирә- Ел фасылына карап ничек киенәбез?( Кыш көне без калын, җылы киемнәр киябез, җәй көне нәзек кием киябез).
- Яхшы укучылар.