Номинации фестиваля

Фигыль темасын гомиләштерү.

20.01.2026

Максат: 1) Фигыль –сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау. 2) Укучыларның белемнәрен ныгыту, системалаштыру. 3) Сөйләм һәм язма телне үстерү, үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү. 4) Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Предмет буенча УУГ: фигыль турында үткәннәрне искә төшерү, аларны аера белү. Танып-белү УУГ: фигыльләрне табу һәм үз фикереңне дәлилләү, сораулар кую, үз фикереңне аңлату, бирелгән фигыльләргә антонимнар табу. Коммуникатив УУГ: төрле фикерләрне исәпкә алып, бер нәтиҗәгә килү. Үз фикереңне формалаштыру; төркемнәрдә аралашу күнекмәләре булдыру. Регулятив УУГ: укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатын билгеләү һәм ныгытуның мөстәкыйль чараларын эзләү; предметара бәйләнеш булдыру; эшнең нәтиҗәсен тикшерү. Дәрес тибы: алган белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү дәресе. Җиһазлау: карточкалар, ноутбук, күргәзмәлелек, презентация, таратма материал. Чыганаклар: Дәреслек:Ф.Ф.Харисов,Г.Р.Шакирова,Р.К.Сәгъдиева,Л.К.Хисмәтова. Татар теле. 3 класс Предмет-ара бәйләнеш: әйләнә-тирә-дөнья, технология, әдәби уку. Эшне оештыру:торкемнәрдә, индивидуаль, фронталь, парлап. Дәрес барышы. 1. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру. -Исәнмесез, балалар! -Исәнмесез! -Кәефләрегез ничек? -Кояшлы иртә кебек, Анам телен, Тукай телен, Өйрәнергә дип килдем. 2. Укучылар, хәзер елның нинди фасылы? -Сезгә кыш ошыймы? Ни өчен? 2. Белемнәрне актуальлштерү. -Сезнең алдыгызда пазллар ята. Хәзер сез шул пазлларны җыеп, ул предметларның нинди эш эшләгәнен әйтерсез. Эшне төркемнәрдә эшлибез. Сүзләрне сезнең алда бирелгән ак кагәзь битләренә язарсыз. Һәрбер рәсемне анализлау.(1-4 слайд) -Укучылар, бу сүзләр нәрсәне белдерәләр? -Нинди сүз төркеменә керәләр? 3. Уку мәсьәләсен кую. -Димәк, без бүген дәрестә, инди сүз төркеме турында сөйләшәбез? -Фигыль нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә? (нәтиҗә ясату) 4. Уку мәсьәләсен чишү. 1.-Укучылар, дәфтәрләрне ачтык, бугенге числоны, сыйныф эшен яздык.( 5 слайд) 26 февраль. Сыйныф эше. -Матур язу күнегүен язабыз. Рр ррр Вв вр Рамил кар көрәгәндә вакытны сизмәде. -Бу җөмләдән фигыльне табып, астына ике сызык сызабыз. Җәя эченә соравын язабыз. Бу сүз, фигыльнең нинди формасы? (юклык формасы). 2. –Сезнең каршыгызда зәңгәр төстәге карточкалар бар. Шуларны алабыз. Карточкаларда җөмләләр язылган, тик фигыльләр куелмаган. Терәк сүзләр текстның астында бирелгән. Терәк сүзләрне кулланып, текстны тулыландырыгыз. Алдыгызда клей һәм сүзләр, шул сүзләрне нокталар урынына ябыштырыгыз. Менә кыш ...... . Җир өсте кар белән ..... . Каты салкыннар .... . Ачы җилләр .... . Күз ачмаслык бураннар ..... . Безне кышкы салкын ...... . ( килде, капланды, башланды, исте, купты, куркытмый) (6,7 слайд) -Укучылар, ә хәзер эшегезне тактадагы язмадан карап тикшерегез. Тактада бәяләү бар, игътибар белән шунда карагыз. Бер хатада юк икән, “5” ле, 1-2 хата икән “4” ле, 3 хата “3” ле билгесе куела. Сезнең алда бәяләү өчен карточкалар тора. 1 бирем янына үз билгегезне куегыз. Ял минуты. Укытучы фигыльләр әйтә. Сикерә, оча, атлыйлар, кагынды, чүгәләде, каплады,куялар утыралар. Укучылар фигыльләрдә ничә аваз булса шулкадәрле кул чабалар, иҗек санынчы чүгәлиләр. 5. Белемнәрне ныгыту. 1.-Укучылар, сезнең алдыгызда кар бөртекләре ята. Анда төрле сүзләр язылган. Алар арасыннан нишли? нишләде? сорауларына җавап булган сүзләрне табып язарсыз. -Дәфтәрләрдә, матур язу күнегүеннән соң, бер юл калдырабыз, кызыл юлдан, баш хәреф белән матур итеп язабыз. -Агач, өстәл, исте, кызыл, яшел, гөрли, озын, шакмак, уйный, көри, күлмәк, сикерә, ясый, шуа. -Яхшы, төгәлләдегезме укучылар. Ә хәзер тактадагы язма буенча тикшерәбез. Исте, гөрли, уйный, көри, сикерә, ясый, шуа. ( 8 слайд) -Үз эшләребезне бәялибез. Бәяләү тәртибен беләсез. 2 нче бирем дип язылган урынга билгеләрне куегыз. 2. Сезнең алдыгызда, мәкальләр язылган карточкалар ята. Һәр төркемгә бер мәкаль. Аның сере шунда, мәкальдә сүз төшереп калдырылган. Сезгә мәкальне тулыландырырга кирәк, ягъни төшеп калган сүзне язерга. Бергәләшеп төркемнәрдә эшлибез. Кем эшләми, шул ...... (ашамый) Күп укыган, күп ....... (белә) Ни чәчсәң, шуны ...... (урырсын) Ашыккан — ашка ......... (пешкән) (9 слайд) -Кайсы төркем әзер. -Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (төркемнәрне тыңлау, тактадагы язма буенча тикшерәләр,эшләрен бәяләү) 3. Алдыгызда карточкалар бар. Анда фигыльләр язылган, сез шул сүзләргә антонимнар табып язарсыз. Нәрсә әле ул антоним? Билгеләмәсен искә төшерик әле? Көлә- Җылына- Ачыла- Кыскара- Ачулана- Бара- (10 слайд) -Эшегезне төгәлләгәч, биремне слайд ярдәмендә тикшерәбез һәм 4 нче бирем янына уз билгебезне куябыз. 4.Тест эшләү. 1 .Фигыль нәрсәне белдерә? А)предметны белдергән сүзләр; Б)эшне белдергән сүзләргә ; В)билгене белдергән сүзләр. 2)Фигыль нинди сорауларга җавап бирә? А) Кем? Нәрсә? Б) Нишли? Нишләде? В) Нинди? Кайсы? Г) Ничә? Ничәнче?күпме? 3.Фигыль җөмләдә : А)ия булып килә; б)хәбәр булып килә; 4.Хәрәкәтне белдерә торган фигыльләр : А)тегә,казый,әрчи,яза; Б)сикерә,бара,йөгерә,оча; В)йоклый,уйлый,ярата; 5.Эшне белдерә торган фигыльләр : А)уйлый,аңлый; Б)йөзә,йөри,бара; В)чүпли,ясый,яза,чистарта; 6.Алмады фигыле: А)юклыкта; Б)барлыкта килә. 7. Җырладым фигыле нинди заманда? А) хәзерге заман; Б) үткән заман; В)киләчәк заман; - Үз эшләребезне бәялибез. 11 слайд ярдәмендә тиешерәбез. 5 нче бирем янына уз билгебезне куябыз. 6. Рефлексия. - Мин белдем... - Авыр булды... - Мин аңладым, ... - Мин ошады ... - Минем кәефем ... 7. Өй эше. Фигыльләр кулланып “Минем бабам” дигән темага хикәя язарга.